ГТО Бөтенроссия җәйге фестиваленең региональ финалы җиңүчеләре билгеле булды

2022 елның 17 мае, сишәмбе

14 майда Татарстанда V-VI дәрәҗә һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында ГТО Бөтенроссия җәйге фестиваленең төбәк финалы тәмамланды. Спортчыларны Яр Чаллы шәһәренең «Яр Чаллы» спорт комплексы кунакчыл каршы алды.

Яр Чаллы шәһәрендә узган ГТО фестивалендә көллият һәм техникумнарның 37 командасы катнашты. Ярышлар программасына 60, 2000 һәм 3000 метрга йөгерүләр, шулай ук биеклеккә тартылу (егетләр), идәнгә ятып кулларны күтәрү һәм төшерү (кызлар), алга авышу; урыннан сикерү; гәүдәнең өске өлешен күтәрү; электрон коралдан ату, йөзү кертелгән.

Мактау пьедесталында урыннар түбәндәгечә бүленде.

1 урын-Әлмәт политехника техникумы,

2 урын-Казан педагогика көллияте,

3 урын- Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте. 

Ярышларда җиңүче 2022 елның 20-25 июнендә Орел шәһәрендә һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында ГТО Бөтенроссия җәйге фестиваленең финал этабында республика данын яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International