Самара өлкәсендә «Яктылык» мәктәбенең 25 еллыгын билгеләп үттеләр

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

16 май көнне Самарада «Яктылык» мәктәбенең 25 еллыгына багышланган чара узды. Тантаналы чарада ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Илгиз Халиков, Самара шәһәр округы Думасы Рәисе Алексей Дегтев, шәһәр мәгариф Департаменты җитәкчесе Илья Осипов, Самара хакимияте вәкилләре, җитәкчеләр, укытучылар, мәктәп укучылары һәм ата-аналар катнашты.

17 май көнне Самара өлкәсенең мәгарифне үстерү институты базасында «Полимәдәни киңлек шартларында туган телне саклау һәм үстерү» дип аталган ачык төбәк фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә катнашучыларны видеомөрәҗәгатьләрдә Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Самара өлкәсе мәгариф һәм фән министры Виктор Акопян, шулай ук Самара өлкәсе мәгарифне үстерү институты ректоры Владимир Пылев сәламләде.

Барлык чыгыш ясаучылар да туган телләрне саклауның мөһимлеген һәм әһәмиятен ассызыкладылар, шулай ук әлеге мәсьәләнең хәзерге дөньяда актуальлеген билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International