2022 елның 16 маенда республикада Туган тел буенча төп дәүләт имтиханы узды, анда 39 муниципаль берәмлекнең 9 нчы сыйныфларында белем алучы 1367 укучы катнашты. Аларның 1262 се – татар теле, 70е – Чуаш теле, 21е – Удмурт теле, 14е мари телен сайлаган.
Татар теле буенча ТДИ өчен биремнәр 3 дәрәҗә буенча эшләнгән: татар телендә белем бирүче гомуми белем бирү оешмаларында белем алучы укучылар; рус телендә белем бирүче татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар, рус телендә белем бирүче гомуми белем бирү оешмаларында рус телле укучылар өчен.
Туган тел буенча төп дәүләт имтиханы кисәтүләрсез узды. Имтихан нәтиҗәләре 10 календарь көннән соң әзер булачак.
Туган телне сайлаган укучыларның иң күп өлеше Кукмара, Балтач, Чүпрәле, Әлки, Актаныш, Сарман, Кайбыч, Азнакай районнарында булган.
Апас, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Кама Тамагы, Менделеевск районнарында туган тел буенча ОГЭда катнашучылар юк иде.