ДХР һәм ЛХР укучылары беренче тапкыр «Зур тәнәфес» конкурсында катнашачак

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан килгән укучылар беренче тапкыр «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында катнаша алачак. Конкурс өченче тапкыр уздырыла һәм укучыларга үзләрен төрле юнәлешләрдә танытырга мөмкинлек бирә.

Студиядә «Зур тәнәфес» турында РФ Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы Сергей Новиков сөйләде.

«Конкурс трекларының төрлелеге сезгә үз сәләтегезне төрле өлкәләрдә сынап карарга мөмкинлек бирәчәк-бу бәяләп бетерә алмаслык мөминлек. «Зур тәнәфес» конкурсында катнашу үз үсешеңнең төрле юнәлешләрен сайларга мөмкинлек бирә. Бәлки, сез конкурска спорт яратучы буларак эләгерсез, ә аннан чыкканда волонтерлык, иҗат яки экология белән мавыгырсыз, чөнки үз сәләтегезне ачыкларсыз дип өметләнәм. «Зур тәнәфес»нең асылы шунда, чөнки әлеге конкурс кысаларында һәрберегезне зур үзгәрешләр көтә!» - диде Сергей Новиков.

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, 2022 елда Донецк һәм Луган халык республикаларыннан мәктәп укучылары һәм колледж студентлары «Зур тәнәфес» конкурсында беренче тапкыр катнаша. Ул конкурс юнәлешләре укучыларның төрле мәнфәгатьләрен үз эченә ала: тарих, иҗат, педагогика, табигый-фәнни дисциплиналар һәм башкалар. Министр сүзләренчә, конкурста катнашу – балаларның, аларның остазларының, ата-аналарның һәм укытучыларның уртак эше, шуңа күрә катнашучылар ирешкән нәтиҗәләр дә-аларның уртак казанышы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International