Быел Татарстанда беренче тапкыр Интернет аша имтихан материалларын алу һәм имтихан үткәрү пунктлары аудиторияләрендә бланкларны Сканерлау технологиясе кулланылачак, ә аннары аларны республика мәгълүмат эшкәртү үзәгенә тапшыру планлаштырыла. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
«Быел беренче тапкыр безнең республика шундый җитди технологияләр кулланачак. Бу этапка без әзерләндек. Татарстан Президенты сканерлар сатып алу өчен акча бүлеп бирде. Имтихан үткәрү пункты штабында урнашкан һәр аудиториядә сканерлар булачак. Чыгарылыш сыйныф укучылары алдында материаллар сканерланачак», - дип сөйләде Мәгариф һәм фән министры.
Һадиуллин, Татарстан чыгарылыш сыйныф укучылары мондый форматта әлегә имтихан тапшырмадылар, әмма процедураны технологияне апробацияләү вакытында уздылар, дип өстәде.
«Барлык төбәкләр дә мондый форматка күчмәде. Аудиторияләрне сканерлар, компьютерлар, принтерлар, кәгазь белән тәэмин итү өчен бик зур сумма кирәк иде. Сүз уңаеннан, ТДИ һәм БДИ үткәрү өчен 100% кәгазь белән тәэмин ителде. Беркем дә кәгазь сорап ата-аналарга мөрәҗәгать итми. 40 млн. сумга якын акча бүлеп бирелде, бу суммага кәгазь һәм сканер сатып алу керә. Әле вакытыннан алда сканерлар сатып алырга, барлык пунктларга да таратырга һәм көйләргә өлгердек», - дип билгеләп үтте ул.
Төп чорда БДИ үткәрү өчен 125 имтихан үткәрү пункты эшләячәк, шул исәптән 83 пункт мәктәпләрдә урнашкан. Аларда онлайн-видеокүзәтү белән 1 404 аудитория бар. «Барлык аудиторияләрне видеокамералар белән 100 процент диярлек колачлый. Имтихан барышын җәмәгать күзәтүчеләре күзәтәчәк», - дип ассызыклады министр.