Иннополис Университеты базасында узган ачык ярышларда Татарстанның һәм Калуга өлкәсенең 53 мәктәбеннән 75 команда составында 148 укучы катнашты. Катнашучылар өч категориядә чыгыш ясадылар — төп, иҗади һәм спорт. Казан, Иннополис, Буа, Олы Кайбыч, Обнинск, Минзәлә һәм Биклән укучылары иң яхшылар дип табылды.
Төп категориядә катнашучылар өч яшь төркемендә LEGO платформасының NXT, EV3, SPIKE PRIME/Inventor конструкторларында бурычларны үтәүгә программалаштырдылар: газонны сакларга һәм чүп үләннәрен җыярга, янгынны сүндерергә, куркыныч химик матдәләр күчерергә һәм коткару хезмәтләренә фабрикадагы кешеләрнең хәле турында мәгълүмат бирергә, авыруларны карарга һәм хастаханә буенча объектлар күчерергә.