Татарстанда яшәүчеләр дәүләт хезмәтләре Порталы аша беренче сыйныфка язылу өчен 35 мең гариза биргән. Бу хакта вебинарда «Татарстан Республикасы цифрлы трансформация үзәге» ДКУнең мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә цифрлы трансформация бүлеге башлыгы Булат Габдрахманов хәбәр итте.
Хәзерге вакытта Татарстанда беренче сыйныфка гариза бирү хезмәте тулысынча цифрлы. Ата-аналарга документларның төп нөсхәләрен мәгариф учреждениесенә алып барырга кирәкми — аларны порталда беркетү дә җитә.
Электрон язылу 1 апрельдән эшли башлады.
2022 елда кабул итү ике этапта уза: 1 апрельдән 30 июньгә кадәр — мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук укырга керергә өстенлекле хокукы булган балалар өчен. Башка районнардан килгән балалар өчен — 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр.
Габрахманов сүзләренә караганда, 2021 елда гражданнар өчен тугыз дәүләт хезмәте күрсәтелгән, Быел тагын 19 дәүләт хезмәтен санга күчерү көтелә.