Россиянең 42 төбәгендә җәйге каникуллар вакытында һөнәри юнәлеш бирүче мәктәпләр ачылачак. 10 меңнән артык бала 73 мәктәп һәм лагерьда узачак белем бирү программаларында катнашачак. Проект «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Программалар сәләтле балаларга да, түбән белем бирү нәтиҗәләре булган мәктәп укучыларына да, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балаларга да юнәлдерелгән.
Һөнәри юнәлеш бирү программаларының төп темалары-сәнәгать, медицина, IT-технологияләр, креатив индустрияләр, педагогика һәм гуманитар өлкә үсешенең иң заманча юнәлешләре.
Программалар психологик-педагогик һөнәри юнәлеш бирүче тестлардан башланачак, ул балалар өчен мөмкин булган белем бирү траекторияләрен билгеләргә һәм аларның потенциалын ачарга мөмкинлек бирәчәк.