Арча районында 2 нче мәктәп базасында «Җир Хартиясе кысаларында заманча социаль-экономик системаларның экологик куркынычсызлыгы» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Ел саен оештыручылар-Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе һәм Арчаның 2 нче урта мәктәбе.
Конференциядә 5-11 сыйныф укучылары катнашты. Барлыгы 56 тикшеренү эше кабул ителде. Мәктәп укучылары 5 юнәлеш буенча проектларны якладылар.
Конференция эше 5 секция буенча оештырылган иде: «Биология», «Химия һәм Экология», «Җәмгыять белеме һәм тарих», «География», «Иҗатта экология темасы», «Рус һәм чит ил әдәбияты», «Татар әдәбияты». Барлык катнашучылар да дипломнар һәм грамоталар белән бүләкләнде.