Татарстанда шәхси сак предприятиеләре балалар лагерьларында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә 17 млн.сум тирәсе акча тотачак. Бу хакта республиканың яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә хәбәр итте.
"Быел Татарстан бюджеты, җәйге чорда балаларыбызның һәм хезмәткәрләребезнең куркынычсызлыгын һәм иминлеген тәэмин итү өчен, 17 млн. сумга якын акча бүлеп бирде. Балалар сәламәтләндерү лагерьларының физик куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк шәхси сакчылык предприятиеләрен билгеләү буенча барлык конкурс процедуралары үткәрелде", - дип сөйләде спикер.
Садыйков шәхси сакчылык предприятиеләре вәкилләре сәламәтләндерү лагерьларында 1 июньнән эшкә керешәчәкләр, дип ачыклык кертте.
Яшьләр эшләре буенча беренче урынбасары шулай ук республикада балалар лагерьларын капиталь ремонтлау һәм төзү буенча зур эш алып барыла, дип өстәде. "Бүгенге көндә инде 3,3 млрд. сум 26 объектны реконструкцияләүгә, төзүгә һәм ремонтлауга юнәлдерелде", - дип ассызыклады ул.
Аның сүзләренә караганда, тагын 70кә якын объектны ремонтлау яки төзү зарур. "Без инде өч ел эчендә балалар 50-60 нчы елларда төзелгән баракларга түгел, ә заманча уңайлы корпусларга килеп, ялны оештыру буенча югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүләрен билгеләп үтәбез",-дип тәмамлады сүзен Садыйков.