Татарстанда җәйге чорда 180 меңнән артык бала сәламәтләндерү лагерьларында ял итәчәк. Бу хакта республиканың яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә хәбәр итте.
«Ел саен без кышкы, язгы, җәйге һәм көзге каникулларда 218 мең бала өчен ял оештырабыз. 2022 елның җәйге чорында республикада 182 мең баланы сәламәтләндерү планлаштырыла», - дип сөйләде министр урынбасары.
Садыйков сүзләренчә, төрле рәвештәге һәм ял төрләрендәге 1 652 оешма эшләячәк, шул исәптән стационар шәһәр яны, палатка һәм мәктәп яны балалар лагерьлары, санатор-курорт учреждениеләре.
«Быел 42 мең 692 балага бушлай ял итү мөмкинлеге биреләчәк. Бу югары уку йортлары студентлары өчен 5 мең юллама, 11 меңе – мәктәп укучылары өчен хезмәт һәм ял лагерьларында, 7 меңгә якыны – олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар, иҗади конкурслар лауреатлары өчен», – дип билгеләп үтте ул.
Яшьләр эшләре буенча беренче урынбасары авыр тормыш хәлендә калган балалар 12 меңгә якын юллама алачак, дип өстәде. Моннан тыш, санаторий-курорт оешмаларына 5 мең «ана һәм бала» юлламасы каралган. 5 меңгә якын бала Кара диңгез яры лагерьларына барачак.