Татарстанда быел барлык балалар лагерьларында «Цифрлы гигиена» проекты эшли башлаячак. Бу хакта республиканың яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә хәбәр итте.
"Ата-аналардан балаларга интернетның зыяны һәм файдасы турында, кая керергә була, кая – ярамый, нинди материаллар карарга мөмкин булуы, нинди материалларны карарга ярамавы турында сөйләвен сорап күп мөрәҗәгатьләр килде. Мондый яңа белем күләмен безнең балалар алачак", - дип билгеләп үтте спикер.
Садыйков ассызыклаганча, узган ел проект Казанның ун балалар лагерендә тест режимында тормышка ашырылган.
«Цифрлы гигиена» проектының төп максаты – балалар һәм яшүсмерләрне дезинформация һәм интернет-агрессия күренешләренең тискәре йогынтысыннан, шулай ук интернеттагы булингтан саклау.