Татарстанда быел җәй көне балалар лагерьлары 100% ка тутырылачак. Элегрәк Covid-19 пандемиясе аркасында гамәлдә булган чикләүләрнең бер өлеше бетереләчәк. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә хәбәр итте.
Татарстан буенча баш дәүләт санитар табибы билгеләп үткәнчә, балаларны һәм персоналны лагерьларга бер үк вакытта кертүне тыю бетерелгән, әмма сменалар арасында тәнәфес ике көн эчендә сыйфатлы генераль җыештыру үткәрү мәҗбүри.
Моннан тыш, балаларны һәм персоналны лагерьдан читкә чыгару тыела. Хәзер, мәсәлән, балалар экскурсиягә, бассейннарга чыга ала. Тик әлегә федераль закон нигезендә ата-аналар көне тыелган. "Балаларны күрер өчен лагерьга йөрү тыела. Ата-аналарның аңлавын телибез", – дип ассызыклады Патяшина.
Ул битлекләр азык-төлек блогы хезмәткәрләре, медицина хезмәткәрләре һәм лагерьның техник персоналы өчен мәҗбүри булып кала, дип өстәде.