Татарстанда эшкуарлык буенча мәктәп олимпиадасына йомгак ясалды

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Якшәмбе көнне, 15 майда, «Алабуга Политех» мәгариф үзәгендә 9-11 сыйныф укучылары арасында эшкуарлык буенча масштаблы олимпиадага йомгак ясалды. Катнашучылар Татарстан Республикасы Президенты призына ярыштылар.

Олимпиада 4 этапта узды-читтән торып үткәрелгән этапта 3467 кеше катнашты, республиканың барлык районнарыннан 248 кеше турыдан-туры этапта узды.  Финалда Татарстанның 9 районыннан 26 укучы катнашты.

Бүләкләү тантанасында «Алабуга» генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты. Төп приз-зур акчалата бүләк һәм «Алабуга Политех» эшче белгечлекләрен әзерләү буенча илнең иң яхшы белем бирү көллиятенә керү мөмкинлеге алдылар:

1 урын-Исхаков Камил, Түбән Кама шәһәре,
2 урын-Мирсәетов Булат, Яр Чаллы шәһәре,
3 урын-Закиров Данил, Азнакай шәһәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International