Казанның яшь гаиләләре туры эфирда торак сатып алганда бирелә торган ярдәм чаралары турында беләчәк

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

20 нче майда «Вконтакте» социаль челтәрендә «ТР яшьләренә торак» туры эфиры узачак. Яшь гаиләләр һәм белгечләр торак сатып алганда республикада гамәлдә булган ярдәм чаралары турында беләчәкләр.

Казанлыларга 2023 елда торак бәясенең 30-35% күләмендә түләүсез субсидияләр алу мөмкинлеге турында сөйләячәкләр. Шулай ук шәһәрлеләр яшьләр лидерлары, яшьләр оешмалары хезмәткәрләре, төрле тармакларда яшьләр белән эшләүче белгечләр өчен каралган конкурс турында да беләчәк.

Моннан тыш, Казанда яшәүчеләргә «Авыл территорияләрендә торак төзелешен үстерү һәм йортларны төзекләндерү дәрәҗәсен арттыру» федераль программасын һәм «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында сөйләячәкләр.

Трансляция 17:45 сәгатьтә башлана, аңа сылтама буенча тоташырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International