2022 елның 17-18 май көннәрендә «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк базасында «Йөрәгемне балаларга бирәм» дип аталган тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык республика конкурсының финалы узды.
Конкурс ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә педагогик хезмәткәр һөнәренең әһәмиятен һәм абруен күтәрү, шулай ук өстәмә белем бирү педагогларының өзлексез һөнәри үсешен, иҗади һәм карьера үсешен тәэмин итүче нәтиҗәле шартлар тудыру максатыннан үткәрелә.
6 номинация буенча конкурс сынауларында Азнакай, Әлмәт, Арча, Балтач, Алабуга, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Тәтеш районнары һәм Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 18 өстәмә белем бирү педагогы катнашты.
Финал турына 6 катнашучы чыкты:
- Сираҗева Ләйсән Гамил кызы, техник юнәлештәге өстәмә белем бирү педагогы, Яр Чаллы шәһәренең 5 нче балалар техник иҗат үзәге;
- Фомичева Сабина Зарим кызы, сәнгать юнәлешендәге өстәмә белем бирү педагогы, Казан шәһәре Совет районының 6 нчы балалар сәнгать мәктәбе;
- Соловьева Екатерина Алексеевна, Мамадыш муниципаль районының балачак һәм яшүсмерләр йорты, табигать фәннәре буенча өстәмә белем бирү педагогы;
- Гарәфиева Чулпан Рафис кызы, туризм-туган якны өйрәнү юнәлешендә өстәмә белем бирү педагогы, Балтач муниципаль районының Мәктәптән тыш эшләр үзәге;
- Фролов Виталий Николаевич, физкультура-спорт юнәлешендәге өстәмә белем бирү педагогы, Казан шәһәре Совет районының " Балалар академиясе» балалар иҗаты үзәге;
- Павлова Дарья Сергеевна, социаль-гуманитар юнәлештәге өстәмә белем бирү педагогы, Яр Чаллы шәһәренең 1 нче балалар һәм яшьләр иҗаты Сарае.