Рособрнадзор җитәкчесе чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналарының 2022 елда имтихан үткәрү турындагы сорауларына җавап бирде

2022 елның 20 мае, җомга

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев традицион кайнар линия барышында БДИның төп чоры башланыр алдыннан чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналарының 2022 елда БДИ, ТДИ һәм дәүләт чыгарылыш имтиханын үткәрү үзенчәлекләре турындагы сорауларына җавап бирде.

Кайнар линияне ачып, ул 2022 елда дәүләт йомгаклау аттестациясенең «нигезле» форматка әйләнеп кайтуын искә төшерде: аттестат алу өчен 11 нче сыйныф укучылары – ике мәҗбүри БДИ (рус теле һәм математика), 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар-дүрт имтихан (ике мәҗбүри һәм икесе сайлап алу буенча) тапшыра. Быел БДИда катнашу өчен 740 меңгә якын кеше, ТДИда – 1 млн 400 меңнән артык тугызынчы сыйныф укучысы теркәлгән. "Барлык имтихан пунктлары да имтихан үткәрүгә әзер, бик зур эш башкарылды", — дип белдерде Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International