Быел үзләренең мәктәп яшендәге балаларына Кара диңгез ярында ял оештырырга планлаштыручы ата-аналардан бер ел элек булганга караганда 2,5 тапкырга кимрәк. Казан респондентларының яртысыннан артыгында балалар җәйләрен өйдә уздырачак. Бу хакта SuperJob.ru тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре дә раслый.
«Казанда әти-әниләрнең 43% ы сүзләренә караганда, аларның балалары җәйге каникулларны шәһәрдә үткәрәчәк. Һәр өченчесе балаларны авылга яки дачага, ә һәр тугызынчысы — җәйге сәламәтләндерү лагерена озатачак», – диелә хәбәрдә.
Баланың Кара диңгез буена ял итәргә барачагы турында әти-әниләрнең 7% ы хәбәр итте. Сораштырылучыларның 3% ы гына Россия, чит илгә сәяхәт итәргә һәм мәктәп яны лагерендә ял итәргә ниятли. Респондентларның тагын 4% ы балаларны шифаханәләргә, спорт лагерьларына яки туганнарына озатачак.