"Россия Студентлар язы" - ул якты мәдәни вакыйга гына түгел, ә яшьләрне Ватан мәдәниятенә тирән кызыксыну нигезендә берләштерүче мәйданчык та. Россиянең барлык төбәкләрендә дә күп санлы мәйданчыклар күпмилләтле дәүләт традицияләрен сакларга һәм арттырырга ярдәм итә, дип ассызыклады фестивальдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп Россия Президенты Владимир Путин.
«Сезне чын күңелдән "Россия Студентлар язы" XXX юбилей фестивале ачылу белән котлыйм. Беренче фестивальләр нәкъ менә биредә, Самарада узды, һәм, әлбәттә инде, бу искиткеч, кунакчыл Идел шәһәре, милли гореф-гадәтләрнең уникаль төсмере белән, илнең барлык төбәкләреннән, шулай ук БДБ илләреннән һәм аеруча Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан яшь кешеләрне җыйды», - дип белдерде видео мөрәҗәгатьтә дәүләт башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, масштаблы вакыйга Россиянең барлык субъектларын колачлады — ел саен төбәк фестивальләрендә 300 меңнән артык яшь кеше катнаша.
Владимир Путин ассызыклаганча, хәзерге вакытта студентка, киләчәктә профессионал булу өчен тирән белемнәргә ия булу, аларны даими рәвештә арттырырга омтылу һәм командада эшли белү бик мөһим. Әмма бу күнекмәләрне кешеләргә, туган бистәгә, шәһәргә, илгә ярдәм итүгә юнәлдерә белү бик мөһим.
«Сезгә укуыгызда, барлык башлангычларыгызда уңышлар телим. Һәм, әлбәттә, язгы кәеф!» — диде ул.