Премьер-министр Михаил Мишустин төбәкләр арасында 149 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирде, алар яңа мәктәпләр төзүгә тотылачак. Субсидияләр федерациянең 64 субъекты алачак. Якын елларда аларда 167 заманча уку йорты, 160 меңгә якын өстәмә уку урыны булдырылачак.
2022-2024 елларда "Мәгарифне үстерү" дәүләт программасы кысаларында федераль бюджеттан барлыгы 312,8 миллиард сум акча бүлеп бирү планлаштырыла, дип ассызыклыйлар Хөкүмәттә.