БДИ 100+: чыгарылыш сыйныф укучылары киңәшләре

2022 елның 20 мае, җомга

Бердәм дәүләт имтиханында 200 яки 300 балл җыю авырмы? Авыр, әмма мөмкин! Бу хакта «Тулы программа буенча БДИ» махсус проектында катнашучылар – 2021 елда максималь балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары сөйли.
 
Сергиев-Посад физика-математика лицеен тәмамлаган Кирилл Кучер 100 баллга өч имтихан тапшырды. Бүген Кирилл Югары икътисад мәктәбенең гамәли математика һәм информатика факультетында укый.

Ул 2022 елны тәмамлаучыларга биремнәрнең төрле вариантларын хәл итәргә киңәш итте.

«Бу сезнең имтиханда шул биремнәргә охшаш биремнәр эләгү мөмкинчелеген арттыра. Һәм катлаулы бурычлардан курыкмаска кирәк. Сынау вариантлары булган төрле сайтларга керегез, һәм аларны хәл итегез; экспертлардан һәр биремнең аңлатмалы чишелешен дә карарга мөмкин», – диде Кирилл Кучер.

Ул шулай ук имтиханда дулкынлануны җиңәргә, үз көчеңә ышанырга һәм имтиханны югары баллга тапшыру өчен барысын да эшләргә киңәш итте.

Подольск шәһәр округының 26 нчы лицеен тәмамлаучы Артем Евстигнеев узган ел математика һәм химия буенча ике йөз баллга ия булды. Хәзер Артем М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының Фундаменталь медицина факультеты студенты.

«Имтиханнарны уңышлы тапшыруның нигезе-сайланган фәннәр буенча яхшы әзерлек, типик биремнәрне хәл итү, вариантларны сайлау. Әмма уңышка ачкыч-ул даими эш, атнага бер тапкыр түгел, ә һәр көн саен шөгыльләнү», – дип саный ул.

Артем укучыларга үз хыялыңдагы уку йортына керә алу өчен, имтиханнарны уңышлы тапшыруыңа ышану кирәк дип саный, аның фикеренчә, БДИ ул - укучының 11 ел дәвамында тупланган белемнәрен тикшерү генә.
 
Россиядә 2021 елгы аттестация кампаниясе нәтиҗәләре буенча өч кеше 400 балл алды, 34 чыгарылыш сыйныф укучысы 300 балл җыйды, 409 кеше – 200 балл, йөз балл җыючыларның гомуми саны 7769 кеше тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International