Казанда Пионериянең 100 еллыгына багышланган Республика зур җыены узды

2022 елның 20 мае, җомга

19 майда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы комсомол ветераннары берләшмәсе, Татарстан варислар берлеге белән берлектә Пионериянең 100 еллык юбилеена багышланган Республика зур җыенын үткәрде. Алар-ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты секретарьлары, Бөтенсоюз пионерлар оешмасы республика советы рәисләре Валентина Липужина, Роза Богоудинова, Флюра Илдарханова, Рушания Вахитова.

Җыелышта катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, комсомол ветераннары исеменнән Валентина Липужина мөрәҗәгать иттеләр.

Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешнең потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән өчен Ләйлә Фазлеева "ТАССР төзелүгә 100 ел" дигән истәлекле медальләрне ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге республика Комсомол премиясе лауреаты Җәмилә Сибгатуллинага, Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Республика балалар сәламәтләндерү лагерьлары вожатыйлар мәктәбе җитәкчесе Фәридә Сөнгатуллинага, Совет районының "Азино" балалар иҗаты үзәге директоры Фәридә Сөнгатуллинага тапшырды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Балаларга өстәмә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе, «Татарстан Варислары Берлеге» Республика иҗтимагый оешмасы рәисе, педагогика фәннәре кандидаты, Россия Федерациясе яшьләр сәясәте өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре Семен Федоровка рәхмәт хаты тапшырылды. Казан шәһәре Вахитов районының Балалар иҗат үзәге методисты Эльза Абдуллина Альберт кызына «Татарстан Республикасының атказанган яшьләр сәясәте хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәрне тапшырды.

Яшь буын адресына Комсомол ветераннары исеменнән Роза Богоудинова наказ белән чыгыш ясады.

"Россия – минем тарихым" тарихи паркы территориясендә республика зур җыены узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International