"Сириус" университеты илнең алдынгы фәнни командаларына аспирантлар туплый башлады

2022 елның 21 мае, шимбә

"Сириус" фәнни-технологик университетында аспирантурага кабул итү кампаниясе башланды, ул 19 августка кадәр дәвам итәчәк. 

"Сириус" фәнни-технологик университетында аспирантурага кабул итү кампаниясе башланды. "Сириус" аспирантлары генетика һәм тормыш турында фәннәр, мәгълүмати технологияләр, ясалма интеллект, когнитив тикшеренүләр, математик модельләштерү һәм физика өлкәсендә дөнья дәрәҗәсендәге тикшеренүләрдә тулы хокуклы катнашачаклар.

"Сириус" аспирантурасында тугыз фәнни белгечлек буенча белем алырга була, ә студентлар университетның әйдәп баручы фәнни командалары составына керәчәк һәм кече фәнни хезмәткәр вазифасына эшкә урнаша ала.

"Сириус" университетында аспирантура-ул, барыннан да элек, масштаблы фәнни-тикшеренү яки фәнни-технологик проектта катнашу, Россиянең алдынгы галимнәре белән эшләү буенча бәһасез тәҗрибә, уртак публикацияләр мөмкинлеге. Аспирантлар карамагында уникаль лаборатория инфраструктурасы булачак",-дип белдерә "Сириус " фәнни-технология университеты проректоры Роман Ивановның матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International