Бүген тугызынчы сыйныф укучылары математика буенча БДИ тапшыра

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Татарстанның 36 меңнән артык тугызынчы сыйныф укучысы мәҗбүри математика фәненнән имтихан тапшырачак.

2022 елның 23 һәм 24 маенда төп гомуми белем бирү программалары буенча төп дәүләт имтиханы һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрелә.

Математика буенча ТДИда 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 36 467 кеше катнашачак (алар арасында 23 май – 29970 кеше, 24 май – 6497 кеше), шул исәптән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән 308 бала катнашачак. Алар өчен аерым аудиториядә махсус утырту файдаланыла, имтиханның озынлыгы 1,5 сәгатькә арта.

23 майда математика буенча ТДИ 161 экзамен тапшыру пунктында, 24 майда - 50, шуларның 23-маенда 19 экзамен тапшыру пунктында - медицина күрсәткечләре буенча, 24 майда - 4 экзамен тапшыру пунктында оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International