Студентлар фикере тәрбия эше буенча Россия югары уку йортларының рейтингын төзегәндә исәпкә алыначак

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Студентларның фикере тәрбия эшләре һәм яшьләр сәясәте буенча РФ Югары уку йортларының рейтингын төзегәндә исәпкә алыначак. Бу хакта якшәмбе көнне РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт яшьләр сәясәте департаменты директоры урынбасары Дмитрий Иванов хәбәр итте.

Хәзерге вакытта мәгариф һәм фән министрлыгы "Россия - мөмкинлекләр иле" АКБО белән берлектә яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге буенча университетларның рейтингын формалаштыра. Бу вазифаны Россия вузларына Мәгариф һәм фән министрлыгы кертергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International