"Белем" мәктәп укучылары һәм студентлар өчен мәгърифәтчелек спектакльләрен башлап җибәрәчәк

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Россиянең "Белем" җәмгыяте быел студентлар һәм мәктәп укучылары өчен мәгърифәтчелек спектакльләрен күрсәтәчәк, шулай ук Җәмгыять ярдәме белән 30га якын яңа документаль фильм булдырылачак. Бу хакта Россия "Белем" җәмгыяте генераль директоры Максим Древаль хәбәр итте.

"Быелдан башлап спектакльләрне дә башлап җибәрәчәкбез. Без профессиональ команда, режиссерлар, актерлар белән куйган иң яхшы мәгърифәтчелек спектакленә конкурс игълан иттек һәм инде мәктәп һәм вуз театр коллективларына үзебездә куелган спектакльләрне тормышка ашырырга ярдәм итәчәкбез", - диде ул "Каспий 2022: тотрыклы үсеш юллары"II Халыкара фәнни форумы барышында.

Древаль билгеләп үткәнчә, мондый спектакльләр катнашучыларның үзләренә, шулай ук аларның сыйныфташларына белем бирергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International