Россиядә 2022 елның 23 маеннан балалар ялы мәсьәләләре буенча кайнар линия ачыла

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Россия Федерациясенең барлык субъектларында 2022 елның 23 маеннан балалар ялы, сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча тематик кайнар линия ачыла.

2022 елның 23 маеннан 10 июненә кадәр Роспотребнадзор белгечләре балалар товарлары, шул исәптән кием-салым, аяк киеме, уенчыклар, балалар туклануы һәм китап продукциясе сыйфатына һәм куркынычсызлыгына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр, сатучы адресына дәгъваны рәсмиләштерүдә ярдәм итәчәкләр, балалар ялын оештыруны ничек сайларга һәм баланы балалар лагерына ничек дөрес итеп җыярга дигән киңәшләр бирәчәкләр.

Роспотребнадзор Бердәм консультация үзәгенең телефоны 8 (800) 555-49-43, барлык шалтыратулар тәүлек буе бушлай кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International