Рөстәм Миңнеханов Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов белән очрашты

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Мәгариф системасының актуаль мәсьәләләре, урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүгә әзерлек һ.б. хакында фикер алыштылар.

Моннан тыш, Бөтенроссия балалар һәм яшьләр оешмасын булдыру темасы да кузгатылды. https://edu.gov.ru/press/5197/v-rossii-sozdadut-detskoe-dvizhenie-bolshaya-peremena/

Очрашуда яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International