Быел Түбән Камада иң популяр ТОП-3кә информатика (1405 кеше), география (1395 кеше) һәм җәмгыять белеме (925 кеше) кергән. Тугызынчы сыйныф укучылары гына әдәбият белән тарихны сайлый. 11 нче сыйныфта укучылар җәмгыять белемен ешрак тапшыралар, дип сөйләде эшлекле дүшәмбе вакытында Түбән Кама районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин.
9 нчы сыйныф укучылары һәм инвалид балалар теләге буенча ике мәҗбүри фәнне генә (рус теле һәм математика) тапшыра алалар. Мондый балалар быел 82.
«Быел беренче тапкыр химия буенча имтиханда укучылар практик өлешне башкарачаклар. Бу безнең өчен дә, оештыручылар өчен дә яңа элемент. Бер аудиториядә оештыручылардан тыш, практик өлешне бәяләү буенча тагын ике эксперт катнашачак», - дип сөйләде Айдар Гарифуллин.
Шулай ук БДИ уздыру технологиясенә үзгәрешләр дә бар: бу-интернет аша имтихан материалларын алу һәм аудиториядә эшләрне сканерлау.
Унберенче сыйныф укучылары өчен имтиханнар 26 майда башлана. 11 нче сыйныф укучыларына аттестат алу өчен ике мәҗбүри фән (рус теле, математика) тапшырырга кирәк.
Аттестат алу өчен минималь баллар: рус теле-24 балл, профильле дәрәҗәдәге математика — 27 балл, база дәрәҗәсендәге математика — 3 балл.