Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов «Петр I тууына 350 ел тулуга: секуляр дөнья һәм дин» дип аталган ХХ Халыкара белем бирү укулары ачылышында хәбәр итте.
Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл «Петр I тууына 350 ел тулуга: секуляр дөнья һәм дин» дип аталган ХХ Халыкара белем бирү укулары ачылышын җитәкләде. Ул мәктәпләрдә «Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре» фәне эчтәлеген бүгенге геройлар тормышыннан мисаллар белән тулыландырырга чакырды.
Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, ведомствоның Рус Православие чиркәве белән конструктив диалог урнашкан.
Ул Дини мәдәният курсы элементларын башка фәннәр буенча дәресләр эчтәлегенә кертү кирәклеген күрсәтте.
Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, безнең иң мөһим бурычларның берсе – рус телен саклау һәм үстерү. Рус орфографиясенең һәм пунктуациясенең төп кагыйдәләре җыелмасы 1956 елда кабул ителә һәм дини өлкәгә караган сүзләрне язу кагыйдәләрен регламентлаштырмый. Яңа кагыйдәләр проекты «Ходай» сүзен төп хәрефтән язарга тәкъдим итә.