Ростех Казан мәктәпләрен тәмамлаучыларны Авиатөзелеш белгечлекләре буенча максатчан укырга җибәрәчәк

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

2022 елда «Ростех» дәүләт корпорациясе мәктәп тәмамлаучыларны Казан милли тикшеренү техник университетына (КНИТУ-КАИ) «Самолет-вертолет төзелеше» һәм «Радиоэлектрон системалар һәм комплекслар» юнәлешләре буенча максатчан укырга җибәрәчәк.

Теория белән беррәттән, студентлар беренче курстан ук Ростехның авиация кластеры предприятиеләрендә гамәли җитештерү күнекмәләрен алачаклар.

Укуны тулысынча кабул итүче предприятие түләп барачак. Монда көчле теоретик өлештән тыш, түләүле  практика үтү мөмкинлеге дә каралган.

2022 елда югары уку йортларына «Ростех канатлары» программасы буенча керү өчен абитуриентларга БДИның кимендә 215 баллын бирергә кирәк, ә аттестатның уртача баллы 4тән дә ким булмаска тиеш.

«Ростех канатлары» проектында шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Балык Бистәсе, Самара, Уфа, Пермь, Новосибирск, Иркутск һәм Улан-Удэ кебек Россиянең 10 профильле вузы катнаша. Быел максатчан җыелма 1,5 тапкырга диярлек – 350 кешегә кадәр киңәйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International