Россия Хөкүмәте «Пушкин картасы» мөмкинлекләрен киңәйтте

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте «Пушкин картасы» мөмкинлекләрен киңәйтте. 

«Пушкин картасы» буенча барлык россия фильмнарын карарга мөмкин булачак, шул исәптән дәүләт ярдәменнән башка ясалган фильмнарны да. Бу хакта карар Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының махсус эксперт советы тарафыннан кабул ителәчәк.

Россия Президенты Владимир Путин кинопрокатка дәүләт ярдәме күрсәтүне илебез фильмнарын күрсәтү белән бәйләү кирәклеге турында сөйләде.

Элегрәк программа Россия Мәдәният министрлыгы яки кино фонды катнашында оештырылган кинокартиналарга, шулай ук төбәкләр катнашында гына таратылган иде.

Россия Президенты Владимир Путин ел саен үткәрелә торган «Владимир Путин белән турыдан-туры линия» махсус программасы барышында яшьләр өчен «Пушкин картасы» булдырылачагын, аның ярдәмендә алар мәдәният учреждениеләренә йөри алачагын әйтте.

«Пушкин картасы» программасы 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләргә социаль ярдәм күрсәтүгә һәм мәдәни чаралардан файдалану мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән. 2022 елдан карта Номиналы календарь елына 5 мең сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International