25 майда 11:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) чыгарылыш сыйныф укучылары өчен «Җиңү марафоны – 2022» масштаблы бөтенроссия проекты старт ала.
Марафон соңгы кыңгырауга багышланган турыдан-туры эфирны ачачак.
Эфир кысаларында яраткан укытучылар һәм ата-аналар, танылган шәхесләр һәм беренче сыйныфка баручыларга котлаулар һәм теләкләр яңгыраячак.
Эфирның төп кунагы Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов булачак. Ведомство башлыгы шулай ук «Хәтер бакчасы» акциясендә катнашачак, аның максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәр кешенең истәлеген мәңгеләштерү.
«Җиңү марафоны – 2022» 25 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Ай дәвамында чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары төрле флешмобларда һәм акцияләрдә катнаша, БДИга әзерлек буенча лайфхаклар ала, ә иң мөһиме-кирәкле дулкынга әзерләнергә һәм имтиханнар алдыннан ничек итеп стресс белән көрәшү турында киңәшләр алачак.
Онлайн-марафон Россия Мәгариф министрлыгының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының агарту инициативалары үзәгенең иҗтимагый проектлары дирекциясе катнашында узачак.
Дата һәм вакыты: 25 май, 11:00 (Мәскәү вакыты буенча), 25 июнь.
Трансляция: «ВКонтакте» социаль челтәрендә Россия Мәгариф министрлыгының рәсми төркеме.