Соңгы ун ел эчендә Россиядә техникумнарга ихтыяҗ артты, ә вузларга – кимеде

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Россия укучылары 9 нчы сыйныфтан соң укуларын ешрак тәмамлый һәм колледжларга керә. Бу хакта быел язда чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары арасында үткәрелгән сораштыру мәгълүматлары раслый.

«Сораштыру 2022 елның март-май айларында үткәрелгән иде. Ун ел эчендә Урта һөнәри белем бирүнең популярлыгы 2012 елда 19% тан 2022 елда 26% ка кадәр арткан. Шул ук вакытта югары уку йортларының популярлыгы 2012 елда 58% тан 2022 елда 46% ка кадәр кимегән», – дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына SuperJob.ru матбугат хезмәтендә.

Урта махсус уку йортларына укырга кергән балалар нинди әзерлек юнәлешләрен сайлаган дигән сорауга, ата-аналар еш кына IT һәм медицина белгечлекләрен атадылар. Вуз абитуриентларының ата-аналары, шулай ук, ешрак, аларның балалары үзләре өчен табиб һәм IT-һөнәрләрне сайлаган, дип сөйләделәр. Өстәвенә, мәктәп укучылары көллияткә, IT-белгечлекләргә керә торган гаиләләр арасында, узган елдагы кебек үк, аеруча популяр булса, югары уку йортларына керүчеләр арасында быел табиб белгечлекләре белән кызыксыну IT белән кызыксынуны узып киткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International