28 майда 11:00дән 13:30га кадәр, Казан шәһәре, Кече Армавирская ур., 31А адресы буенча, Талантлар Университеты массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен «Сириус» Республика белем бирү үзәгенең «Һәр баланың уңышы» Федераль проекты, «Мәгариф» милли проекты кысаларында үз эшчәнлеген тормышка ашыручы лаборатория корпусына «Сириус.Җәй: үз проектыңны башла» программасының финалында катнашырга чакыра. Бу илкүләм проект ярдәмендә лаборатория корпусы ремонтланды һәм 11 фәнни-тикшеренү лабораториясе җиһазланды.
Журналистлар өчен лаборатория корпусы буйлап экскурсия оештырылачак, анда лабораторияләр һәм җиһазлар белән тулырак танышырга, шулай ук «Сириус.Җәй: үз проектыңны башла» федераль программа кысаларында проектлар яклауны күзәтергә мөмкин булачак.
Көн программасы:
11:00-аккредитация, кофе-брейк;
11:30 — экскурсия;
12:30 — катнашучылар һәм оештыручылар белән пресс-аралашу;
13:00 — «Сириус.Җәй: үз проектыңны башла» программасына нәтиҗәләр ясау.