Татарстан 2022 елгы Бөтенроссия олимпиадасы нәтиҗәләре буенча төбәкләр рейтингында икенче булды

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

«Олимпиада.ру» Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча төбәкләрнең рәсми булмаган рейтингын бастырып чыгарды. Татарстан, Мәскәүдән генә калышып, дипломнар саны буенча икенче баскычны алды. Рейтинг һәр төбәктә мәктәп укучыларының талантларын үстерү буенча эшнең нәтиҗәлелеген күрсәтә, чөнки мондый исәпләү вакытында төбәкнең күләме хисабына гына югары позициягә ирешеп булмый.

Рейтинг мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы беркетмәләре нигезендә формалаштырылган. 2020 елда Олимпиаданың йомгаклау этабы үткәрелмәгәнлектән, бу ел рейтингта исәпкә алынмый.

2021/22 уку елының Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы нәтиҗәләре буенча 2 935 диплом – 499 җиңүче һәм 2436 призерга бирелде.

Әлеге рейтинг һәр төбәктә мәктәп укучыларының талантларын үстерү буенча эшнең нәтиҗәлелеген күрсәтә.

Быел 34 төбәк рейтингта үз урынын яхшыртты, 6сы – сакланды, ә 45е позицияне бирде.

Исегезгә төшерәбез, йомгаклау этабы дипломына ия булучылар олимпиаданың профильле юнәлешләренә туры килә торган юнәлешләргә керү имтиханнарыннан башка теләсә кайсы Россия вузына керә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International