2022 елда Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсын үткәрә. Конкурс Туган телләрне һәм туган әдәбиятларны укытуда инновацион педагогик тәҗрибәне ачыкларга һәм таратырга ярдәм итәчәк. Ул әлеге фәннәр укытучыларын хуплау һәм бүләкләүгә юнәлтелгән.
Педагоглар өчен ярышлар ике этапта узачак: региональ һәм федераль. Йомгаклау (федераль) этабы ике турда узачак. Анда төбәк конкурсларында җиңүчеләр – Россиянең һәр субъектыннан берәр вәкил катнаша.
8 августтан 20 августка кадәр «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» Бөтенроссия конкурсының федераль этабының читтән торып туры узачак. Катнашучылар үзләре турында "Медиавизитка" форматында сөйләячәкләр.
11-18 сентябрьдә Ставрополь краенда конкурсның ике туры узачак. Туган тел һәм туган әдәбият укытучылары «Методик остаханә»дә компетентлыкларын һәм «Дәрес»тә һөнәри осталыкларын күрсәтәчәкләр, «Сыйныф сәгате» үткәрәчәкләр һәм «Мастер-класс»та тәҗрибә уртаклашачаклар.