Педагоглар өчен программа бик күп практик дәресләрдән торды һәм аларның һөнәри әзерлеге дәрәҗәсен шактый күтәрде.
«Урта һөнәри белем бирү оешмаларында тәрбия эшен оештыру» программасы буенча укуларның турыдан-туры этабында көллияттән яки техникумнан өчәр вәкил катнашты.
«Профессионалитет» проектының квалификация күтәрү курсларының беренче дистанцион агымын илнең көллият һәм техникум уку төркемнәренең 770 кураторы (сыйныф җитәкчеләре) тыңлады. Төп укулар «Өстәмә һөнәри белем бирүнең цифрлы экосистемасы» онлайн-платформасында узды.
Урта һөнәри белем бирү курсларында «Смена» кураторлары тайм-менеджмент практикалары белән таныштылар, конфликтлы ситуацияләрне хәл итәргә өйрәнделәр, командалы белем алу буенча тренинглар уздылар. Моннан тыш, аларга ачык чыгышлар нигезләре һәм проект воркшопларында проектлар төзү методлары турында сөйләделәр.
Катнашучылар өчен дәресләрне Көньяк федераль университеты, Россия дәүләт һөнәри-педагогика университеты, социаль технологияләр Академиясе, Мәскәү шәһәр педагогика университеты педагоглары үткәрде. Шулай ук педагоглар белән «Р-Фарм» АҖ һәм һөнәри белем бирүне үстерү институты белгечләре очрашты.
Август аенда «Смена» ике дистанцион курс агымын уздырачак. «Профессионалитет» проекты кысаларында программада барлыгы 3400 педагог катнашачак. Барлык кураторларга да квалификация күтәрү турында таныклык биреләчәк.