Сергей Кравцов «Җиңүләр марафоны-2022» Бөтенроссия акциясенә старт бирде

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Илебездә белем алу дөньяда иң көчлеләрдән санала. Ул киң карашлы, югары әхлакый сыйфатлы кешеләрне тәрбияли, масштаблы максатлар куярга һәм аларга ирешергә өйрәтә. Бу хакта «Җиңүләр марафоны – 2022» Бөтенроссия акциясенең ачылышында мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.

Министр чыгарылыш сыйныф укучыларын Соңгы кыңгырау белән котлады һәм аларның тормышында яңа мөһим этап башлануын искәртте.

«Сез мәктәп белән саубуллашасыз, үзегез өчен һөнәр сайлаячаксыз. Кыскасы, чын олы тормышка аяк басасыз. Сез аңа әзер. Чөнки илебез белеме дөньяда иң көчлеләрдән санала», - дип ассызыклады Сергей Кравцов.

Министр билгеләп үткәнчә, «Җиңүләр марафоны – 2022» 25 июньгә кадәр дәвам итәчәк һәм 2022 елны тәмамлаучылар өчен соңгы мәктәп аеның мөһим вакыйгаларының берсе булачак.

Марафон үз эченә төрле акцияләр һәм флешмоблар, файдалы киңәшләрне ала, алар балаларга имтихан кампаниясе вакытында ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International