Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Казан федераль университетында узган педагогик белем бирү буенча VIII Халыкара форумда (IFTE-2022) шулай дип белдерде.

«Форумга әзерләнгәндә без әлеге чараны оештырган коллегалар белән бүген ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы барлыкка килүе хакында сөйләштек. Минем уйлавымча, форум кысаларында ата-аналар темасына җентекләбрәк тукталырга һәм моңа зур игътибар бирергә кирәк», - диде ТР вице-премьеры.

Педагогик белем бирү буенча VIII Халыкара форум 25-27 майда «XXI гасырда белем бирү, һөнәри үсеш һәм укытучының сәламәтлеген саклау» дигән темага үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International