Илсур Һадиуллин: Татарстанда ел саен 20 мең педагог квалификацияләрен күтәрә

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанда ел саен 20 мең укытучы һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре квалификациясен күтәрә. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казан федераль университетында педагогик белем бирү буенча IFTE VIII Халыкара форумында белдерде.

«Татарстан Россия территориясендә квалификация күтәрүнең персонификацияләнгән моделе кулланыла торган мәйданчык булып тора. Без кадрларга кытлык булуны, сорауларны өйрәнәбез. Мониторинг базасында яңа программалар эшлибез. Ел саен 20 мең укытучы һәм җитәкче квалификацияләрен күтәрәләр, шул исәптән 9 меңнән артык педагог – КФУда», – диде мәгариф һәм фән министры.

Һадиуллин сүзләренә караганда, югары уку йортларын тәмамлаганнан соң яшь педагоглар мәктәпләргә эшләргә килсен өчен, шартлар тудырырга кирәк. Ул Татарстан җитәкчелеге педагогик кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирә, шуңа күрә бу максатларга республика бюджетыннан акча бүлеп бирелә, дип өстәде.

«Хәзер мәгариф системасына, квалификацияне күтәрүгә һәм яңадан әзерләүгә мөнәсәбәт үзгәрә. Без профильле педагогик сыйныфлар ачабыз, мондый дәвамчанлыктан башка кадрлар әзерләү турында сөйләп булмый. Бу хакта оныткан вакытлар булды. Һөнәри юнәлеш бирү мәгариф системасына эшләргә теләүче һәм балаларны яратучы яшь педагоглар барсын өчен кирәк. Педагогик фәннән башка без мәгариф системасын алга җибәрү турында сөйли алмыйбыз. Фән һәм практика – төп хәрәкәтчән көчләр», – дип нәтиҗә ясады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International