Түбән Кама районында олимпиадада җиңүчеләрнең иң күп саны 35 нче лицейда һәм 2 нче гимназиядә укый. Бу хакта Түбән Кама вице-мэры Марина Камелина хәбәр итте.
«35 нче лицей олимпиадаларның региональ этабында 37 урын яулады, 2 нче гимназия — 36 урын», — дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше.
Узып баручы уку елы олимпиадаларында 4-нче сыйныфтан 11-нче сыйныфка кадәр 19,5 мең укучы катнашты — бу районның барлык укучыларыннан 60% тан артык.
Быел соңгы кыңгырау 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 1071 һәм 9 нчы сыйныфның 2669 укучысы өчен яңгырады.
ТР Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин балаларны һәм аларның педагогларын мәктәпне тәмамлау белән котлады.