Күптән көтелгән җәй җитә, Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы җәйге профильле сменаларда катнашучылар өчен үз ишекләрен ача.
26 майдан 12 июньгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексының структур бүлекчәсе базасында тарих һәм җәмгыять белеме буенча «Тарих ачкычы», әдәбият, математика һәм Француз теле буенча «VICTORY» җәйге профильле сменалары үткәрелә.
Сменада Татарстанның 19 муниципаль районыннан 7-10 сыйныф укучылары катнаша. Алар барысы да мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының региональ һәм муниципаль этапларында җиңүчеләр һәм призерлар. Балалар профильле фәннәр буенча укыячак, аларга төп олимпиада биремнәрен сайларга һәм аларны хәл итүдә үз көчләрен сынап карарга туры киләчәк.
Лекцияләр, гамәли дәресләр, консультацияләр КФУ укытучылары, профессорлары һәм доцентлары, Татарстанның атказанган гомуми белем бирү учреждениеләре укытучылары үткәрәчәк.
Балаларның ял һәм сәламәтләндерү өчен спорт ярышлары, уеннар, квестлар, викториналар оештырылачак.
«VICTORY» һәм «Тарих ачкычы» республика җәйге профильле сменаларында катнашучыларга яңа белемнәр туплауларын, үзләренең иң яхшы сәләтләрен күрсәтүләрен, сәламәтлекләрен ныгытуларын, яхшы ял итүләрен һәм яңа дуслар табуларын телибез!