«Сириус» үзәгенең «Әдәби иҗат. Журналистика» программасына гаризалар кабул итү башланды. Теркәү 2022 елның 12 июленә кадәр бара. Сайлап алу шартлары һәм гариза бирү тәртибе оештыручылар битендә ачык.
Смена 1-24 октябрьдә Сочида узачак. Программа публицистик текстлар белән эшләүгә юнәлтелгән. Анда катнашучылар үзләрен редакторлар төркеменең бер өлеше булып, профессиональ журналистлар ролендә сынап карый һәм публицистиканың төрле жанрлары белән эшли алачак.