Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен бөтенроссия онлайн-викторина Петр I нең тууына 350 ел тулуга багышланган «Россия – минем тарихым» мультимедиа тарихи паркларының чаралар циклын ача. Викторина «Россия Ел укытучысы» конкурсының федераль экспертлары катнашында агарту инициативалары үзәге белән берлектә төзелде. Проект Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.
Онлайн-викторина сорауларына җавап биргәндә укучылар Россия империясенең тарихи документларын һәм картасын өйрәнергә, Петр I чоры турында сөйләүче видеоматериаллар белән танышырга тиеш.
Онлайн-викторинада катнашучылар кыйммәтле призлар алачак, алар очраклы саннар генераторы ярдәмендә уйнатылачак. Викторина нәтиҗәләре 30 сентябрьдә билгеле булачак һәм сайтта урнаштырылачак.
Бөтенроссия онлайн-викторина сораулары Петр I тууына 350 ел тулуны бәйрәм итү сайтында урнаштырылган.