«Россия Ел директоры» Бөтенроссия һөнәри конкурсы Россия Федерациясенең барлык субъектларында мәктәп җитәкчеләреннән катнашу өчен гаризалар кабул итә башлый, катнашучыларны теркәү 14 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта ярышларны оештыру комитеты утырышы барышында билгеле булды.
«Россия Ел директоры»нда катнашучыларны теркәү 14 августка кадәр, ә читтән торып сайлап алу этабы 28 августка кадәр дәвам итәчәк. 30 августта Мәскәү өлкәсендә 29 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр төп этап сынаулары узачак финалистлар исемлеге формалаштырылачак.
Читтән торып уздырыла торган этап онлайн-тест һәм электрон портфолионы бәяләү үз эченә ала. Конкурсның төп этабы структурасы өч турны күз алдында тота. Сайлап алу этабын уңышлы узган 30 финалист арасыннан ун лауреат сайлап алыначак. Аннары биш призер һәм бер җиңүче аталачак.
«Россия Ел директоры» конкурсын үткәрү тәҗрибәсе 2021 елда авыл һәм шәһәр мәктәпләре директорларының сайлап алу этабында бер үк төрле нәтиҗәләр булуын күрсәтте. Шуңа бәйле рәвештә, агымдагы елда конкурста катнашучыларны мәктәп тибы буенча бүләргә дигән карар кабул ителде, лауреатлар бердәм рейтинг нигезендә билгеләнәчәк.