Чаллы балаларының җәйге ялына 240 млн сум акча җибәрелгән

2022 елның 27 мае, җомга

Чаллыда җәйге ялны оештыруга республика, шәһәр бюджетларыннан, предприятиеләр, оешмалар һәм ата - аналар кертемнәреннән 240 млн сумнан артык акча каралган. Бу хакта матбугат конференциясендә Автошәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин хәбәр итте.

«2022 елда барлыгы 19 890 кеше өчен ял һәм сәламәтләндерүне оештыру планлаштырыла. Чагыштыру өчен: узган ел бу сан 19 065кә кимрәк иде. Ял 51 мәктәп яны лагерында оештырылачак, анда 10 800 баланы кабул итү планлаштырыла. Шәһәр мәктәпләре каршындагы 49 Хезмәт һәм ял отрядында 1 мең кеше ял итәчәк. Шәһәр читендәге лагерьларда 932 бала, коммерция оешмалары хезмәткәрләренең балалары, профильле сменаларда, шулай ук авыр тормыш хәлендә булган балалар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар, ятим балалар өчен муниципаль программа буенча сменалар оештырылачак. Шәһәр яны лагерьларында барлыгы 9090 укучы ял итәчәк», - дип ачыклык кертте спикер.

Быел яшь чаллылылар өчен «Саулык» сәламәтләндерү комплексы базасында ял оештырыла, ул өч лагерьны үз эченә ала: «Звездный», «Солнечный», «Крылатый». Моннан тыш, балалар «Росинка», «Бумажник» һәм «Солнышко» сәламәтләндерү лагерьларында, шулай ук шәһәр читендә — «Жемчужина» шифаханәсендә ял итәчәк.

Барлык мәктәп яны лагерьлары да 1 июньдә балаларны каршы алуга әзер.

Профильле сменалар кысаларында 4,3 мең бала ял итәчәк. Аларны өстәмә белем бирү учреждениеләре, яшьләр учреждениеләре, физик культура һәм спорт учреждениеләре оештыра. Алар Тукай районы һәм Яр Чаллы шәһәр яны лагерьларында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International