Яр Чаллыдан 2 меңнән артык мәктәп укучысы җәйге чорда шәһәр предприятиеләренә эшкә урнаштырылачак.
Узган ел 3150 урынга исәпләнгән 40 оешма белән балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыру турында килешүләр төзелгән. 2853 кеше эшкә урнаштырылган.
Быел да 2,8 меңнән алып 3 меңгә кадәр үсмер эшкә урнашачак. Бу максатларга республика бюджетыннан 6 млн. сумнан артык акча, шулай ук җирле бюджеттан матди ярдәм өчен 11,6 млн. сум бүлеп бирелгән. Эш бирүчеләрнең акчалары да җәлеп ителәчәк — бу 8-9 млн сум. 2665 урынга исәпләнгән двигательләр заводы, пресс-рама заводы, „Камазжилбыт“, „Кориб“ сәүдә йорты, Татпроф һәм башкалар белән 11 килешү төзелгән инде.
Хәзер балигъ булмаган балаларны июнь аенда эшкә урнаштыру бара. Хезмәт хакы эш урынына һәм эшләнгән көннәр санына бәйле булачак. Ул ике өлештән тора: предприятиедән хезмәт хакы һәм мәшгульлек үзәгеннән матди ярдәм. Бюджет оешмаларында Балалар Ике сәгать эшләячәк, ә аларның хезмәт хакы 5,8 мең сумнан артып китәчәк. Башка предприятиеләрдә хезмәт хакы 16,7 меңнән артып китәчәк, ә эш яшенә карап дүрттән җиде сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.