27 һәм 28 майда төп гомуми белем бирү программалары буенча төп дәүләт имтиханы һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрелә.
Җәмгыять белеме буенча ТДИда 9 нчы сыйныфны тәмамлаган 15 592 кеше катнашачак (аларның 23 нче май – 15 345 кеше, 24 нче май – 247 кеше), шул исәптән 40ы – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар. Алар өчен аерым аудиториядә махсус утырту файдаланыла, имтиханның озынлыгы 1,5 сәгатькә арта.
Җәмгыять белеме буенча ТДИ 27 майда – 110 имтихан тапшыру пунктында, 28 майда-2 имтихан тапшыру пунктында үткәрелә, аларның 27сендә-медицина күрсәткечләре буенча 3 имтихан тапшыру пункты өйдә оештырыла.
Җәмгыять белеме буенча имтиханны дәүләт имтиханы формасында 54 укучы тапшыра.
ДЧИ 4 имтихан тапшыру пунктында үткәрелә, шуларның 1се-медицина күрсәткечләре буенча өйдә оештырыла.