Академик ишү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры: Казан ишкәк ишү каналы – тренировкалар өчен иң яхшы урын

2022 елның 27 мае, җомга

Казан ишкәк ишү каналы – тренировкалар өчен иң яхшы урын. Бу хакта академик ишү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Дмитрий Ковалев Россия 1 телеканалына биргән интервьюсында белдерде.  

"Спортның ишкәк ишү төрләре үзәге – инфраструктура буенча иң яхшы урын. Биредә юллар белән 2000 метрга ишү каналы бар. Барысы да бер урында, без бик канәгать. Бу хәзерге реалияләрдә сыйфатлы итеп шөгыльләнергә мөмкинлек бирә торган бердәнбер урын", - дип сөйләде тренер.

Бу көннәрдә Россия җыелма командасы Белоруссия спортчылары катнашында "Зур Мәскәү регатасы" академик ишү буенча халыкара ярышларга әзерлекне тәмамлый. 61 нче регат 3-5 июньдә "Мәскәү" ишкәк ишү каналында узачак. Ярышларда меңнән артык спортчы, шул исәптән Белоруссиядән 90га якын ишкәкче катнашыр дип көтелә. Алар арасында-ике тапкыр олимпия чемпионы Екатерина Карстен. Регатаның хөрмәтле кунагы – Афинадагы һәм Пекиндагы Уеннарның бронза призеры Юлия Бичик булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International